Сотовая связь

Автор:
Опубликовано:
Блог:Шафкат
83 просмотра
0
Голосов: 0
Сотовая связь

Мин биш ел инде элемтә инженеры булып эшлим. Катлаулы вазыйфа булыр дип уйламаган да идем! Тариф үзенчәлекләренә, элемтә операторларының хәйләкәр алымнарына ,кеше башын бутап, өстәмә акча эшләүләренә хәйран калдым. Мәсәлән, телефонга смс килэ, анда ниндидер отышлы уен тәкьдим итәләр. Син "юк" дип басасың, ул икенче мәгьнәдә булып чыга. Баксаң, шушы көннән башлап уен өчен көн саен 5 сум акча түлим дип кул куясың булып чыга. Гудок урынына музыка, бер ай бушлай дигән смс белән купләр таныштыр. Бер ай музыка тыңлыйсыз "рәхәтләнеп бушка". Ничек кире гудокка әйләндерергә онытасыз. Сезгә бер ай вакыт узды, музыка хәзер түләүле дигән смсны җибәрергә операторлар, билгеле, "оныталар".

Ни өчен миннән күп итеп акча аласыз дип тикшерә башласаң, үзегез ирекле рәвештә төймәгә басып, ризалыгыгызны бирдегез, дип җавап бирәләр элемтә хезмәткәрләре. Дөреслекне эзләп полициягэ дә, прокуратурага да барырга туры килде. Шуны аңладым, бу хәл - буталчык схема алар өчен дә катлаулы булып чыкты. Бер карасаң, чыннан да элемтә хезмәткәрләре (операторлар) дөрес әйткән кебек. Кеше, ник килдем, үзем гәепле дип уйлый башлый. Тиккә генә мондый белгечләрне махсус әзерлиләрмени! Аларның төп вазыйфасы бит ул - кешеләрне ышандыру. Аптырагач, Мәскәүдәге элемтә министрына хат яздым, тиздән җавап та килде... Безнең яклы хокуклар байтак икән. Шул көннән соң Мәскәү мәгьлумәтләренә таянып эшли башладым. Һәр түләүле элемтә хезмәте күрсәтү тик Абонент ризалыгы белән, документ (паспорт) аша гына мөмкин! Һәр килешүне СМС җибәреп, яисә үзләре шалтыратып кисәтергә тиешләр! Абонент узе теләмәгән элемтә хезмәтеннән баш тартырга хокуклы дип язылган элемтә турындагы Федераль законның 44, 45 статьяларында ( 07.07.2003. N 126-ФЗ). Әгәр элемтә өчен өстәмә акча алалар икән, элемтә бүлегенә барып, яисә телефон аша мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Килешү кәгэзен (договорны) югалтмагыз, һәр үзгәртүне яздырыгыз. Күптән түгел "мобильное рабство"ны бетердек имеш. Һәр Абонент үзе күнеккән номер белэн телэсә нинди элемтэ операторына күчә ала дип мактанганнар иде. Тик ул яңалык операторлар өчен генә файдалы. Мәсәлән, мин МТС операторында. Сөйләшәсе кешемнең цифрларына карап, ул да МТСта дип чамалап шалтыратам икән, ә ул үз номеры белән икенче операторга күчкән булырга мөмкин. Чит регионда булса - бигрәк тә кыйбатка төшәчәк. Шуның өчен безгә игьтибарлы булырга кирәк.

Узебез куллана торган тарифны яхшы итеп белү дә мөһим. Шул вакытта гына безне алдауларны чикли алырбыз. Әгәр артык акча алуларын сизәсез икән, бәләкәй генә сумма булса да, вакытында тикшерегез. Узегезне алдауга юл куймагыз!

Әле киләчәктә" раумигтагы" домофоннар ,кучмә сәүдә нокталары турында язасым килә,бу урыслар әйтмешли другая история...


Понравилось, поделись с друзьями:
ОБСУЖДЕНИЕ [ 0 ]

Нет комментариев. Ваш будет первым!


В МИРЕ:
ВАМ МОЖЕТ БЫТЬ ИНТЕРЕСНО: